16+

Казан урамнарына танклар кертелә

Хәрби техника Оренбург тракты, Имәнлек, Космонавтлар, Восстание урамнарыннан, Ямашев проспектыннан узачак.

Хәрби техника Оренбург тракты, Имәнлек, Космонавтлар, Восстание урамнарыннан, Ямашев проспектыннан узачак.

8 май көнне Казан урамнарында танкларны күреп куркып кала күрмәгез. Бу – 9 май — Җиңү көне уңаеннан үткәрелә торган чараларның берсе. Казандагы Танк училищесы белән берлектә, “Өй янындагы парад” акциясе уздырылачак.

“Өй янындагы парад” иң зур акцияләребезнең берсе. Бик күп хәрби техника колоннасы Казан урамнары буйлап йөриячәк”, - диде Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов.

Хәрби техника Оренбург тракты, Имәнлек, Космонавтлар, Восстание урамнарыннан, Ямашев проспектыннан узачак. Әлеге урамнарда колонна туктап, хәрбиләр Бөек Ватан сугышы ветераннарын өйләре каршында Җиңү көне белән тәбрикләячәк.

Билгеле булганча, 2020 елда коронавирус пандемиясе булу сәбәпле, Президент Владимир Путин карары нигезендә, 9 май көнендә Җиңү парады күчерелгән иде. Ветераннар хөрмәтенә бәйрәм чаралар өйләрдә һәм онлайн гына узды. Быелгы “Өй янындагы парад” акциясе авыр хәрәкәт итә торган һәм Казанның Меңьеллык мәйданындагы парадта катнаша алмый торган ветераннар хөрмәтенә үткәрелә. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading