16+

Казанда бервакытта 7 туй узачак

Казанда 7 төрле милләт вәкиленең туй йолалары узачак.

Казанда 7 төрле милләт вәкиленең туй йолалары узачак.

“Древо жизни” проекты кысаларында  татар, рус, чуваш, удмурт, мордва, мари, башкортларда туйны үткәрү үзенчәлекләре чагылачак. Әлеге проектның беренче чарасы 3 июльдә Горький исемендәге паркта узачак.

– Проект интерактив мәйданнарга бай. Концерт мәйданыннан кала, остаханәләр дә эшләячәк. Һәр туй утары үзенчәлекле йолаларга бай була. Быел димче карчык почмагын оештырып карыйсыбыз килә. Бу бүген дә бик актуаль формат, әмма ул социаль челтәрләрдә уза. Ялгыз ир-ат һәм хатын-кызлар үзләренә пар табар дип өметләнәбез. Туй йолаларына бәйле милли ризыкларны да авыз итеп булачак. Барыгызны да көтеп калабыз, – “Древо жизни” проектының фәнни җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Фәнзилә Җәүһәрова. 

Туйдан соң, гаилә тулы булсын өчен балалар фольклоры белән бәйле чара да узачак. “Август аена тулы гаилә булабыз”, - дип белдерде оештыручылар. 
Чара Россия Президенты Владимир Путин игълан иткән Гаилә елы кысаларында узачак.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading