16+

Казанда биш гаиләдә сигез бала тәрбияләнә

 Казанда 11 меңнән артык күп балалы гаилә исәпләнә.

 Казанда 11 меңнән артык күп балалы гаилә исәпләнә.

Аларның бишесендә сигезешәр бала тәрбияләнә, дип хәбәр итә Казан мэриясе сайты. 

Татарстан башкаласында 11 179 күп балалы гаилә исәпләнә, аларда 35 165 бала тәрбияләнә.

Гомумән, шәһәрдә өчәр бала тәрбияләнә торган 9 924 гаилә исәпләнә. 967 гаиләдә дүртәр бала тәрбияләнә, 224 гаиләдә – бишәр, 48 гаиләдә – алтышар, 11 гаиләдә – җидешәр.

Биш гаиләдә сигез бала тәрбияләнә, Киров һәм Идел буе районнарында икешәр гаилә, тагын берсе Совет районында яши, дип хәбәр иттеләр Казанның социаль сәясәт идарәсендә.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, агымдагы елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы башкаласында 9,2 мең бала туган, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2,1% ка күбрәк.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading