16+

Казанда дүрт мөхтәсибәт булдырылды

Элек Казанда бер генә мөхтәсибәт эшләсә, хәзер ул дүрткә бүленде. Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары мөхтәсибе булып Фәнис хәзрәт Зарипов, Вахитов һәм Идел буе районы мөхтәсибе - Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, Совет районы мөхтәсибе - Нияз хәзрәт Закиров, Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибе итеп Илдар хәзрәт Баязитов сайланды.

Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин «ШК»га әйткәнчә, Казан мөхтәсибәтенең дүрткә бүленүе нәзарәт бүлекләре эшчәнлеген нәтиҗәлерәк итү максатыннан эшләнгән.
- Бездә әлегә кадәр фәкать бер генә - Казан мөхтәсибәте эшләде. Ул башкаладагы бөтен мәчет-мәдрәсәләр өчен дә җаваплы иде. Үзегез күреп торасыз, мәчетләрнең һәм җомга намазларына йөрүчеләрнең саны артып тора. Төгәлрәк саннарга килгәндә, бүгенге көндә Казанда 63 мәчеттә җомга намазы укыла. Эшне нәтиҗәлерәк итү өчен, дүрт мөхтәсибәт булдырылды. Казан шәһәре үзе дә дүрт районнан тора бит. Аларның башлыклары үзләренә караган территория, шунда яшәүче халыклар белән эшли. Яңа мөхтәсибләр исә үз районнарында дини эшчәнлек белән шөгыльләнәчәк.

Элек бер генә мөхтәсиб алып барган эшне хәзер дүрт кеше башкарачак. Димәк, эш тагын да активрак, җайлырак һәм нәтиҗәлерәк барачак, алар халыкка тагын да якынаячак. Мөхтәсибәтләрнең эше бик күп, алар кул астында мәчетләр, мәдрәсәләр, имам хатиплар, мөгаллимнәр эшли, мәчетләрдә намазлар укылу, дәресләр алып барылу, балалар лагерьларын эшләтү өчен дә җавап бирәләр. Җинаятьчелек кимесен, экстремистик хәрәкәтләр тумасын өчен дә тырышачаклар, - дип сөйләде безгә Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading