16+

Казанда коляскадагы баскетболчылар турниры уза

14 – 18 сентябрь көннәрендә коляскадагы баскетболчыларның Бөтенроссия турниры уза.

Казанда коляскадагы баскетболчылар турниры уза

14 – 18 сентябрь көннәрендә коляскадагы баскетболчыларның Бөтенроссия турниры уза.

Чара Васильево бистәсендәге “УНИКС” кунакханә-спорт комплексында үткәреләчәк. Соңгы сигез ел эчендә әлеге мәйдан коляскадагы баскетболчыларның төп ярышу урыны булып тора.

Татарстан Республикасында әлеге ярышлар 2009 елдан үткәрелә башлады. Шушы вакыт эчендә анда меңгә якын кеше катнашкан. Төрле елларда Россия, Белоруссия, Литва һәм Германия командалары турнирның җиңүчеләре буларак үзен күрсәткән.


Быелгы ярышта “Барс канатлары” (Казан), “Невский Альянс», «БасКИ» (икесе дә Санкт-Петербург), “Уралец» (Чиләбе), “Шанс” (Төмән), “Волга” (Ульяновск), «Локомотив» (Ижау), «Яр Чаллы» (Чаллы) командаларыннан 100гә якын мөмкинлеге чикле булган спортчы катнаша. 
Турнирның финалы – 17 сентябрь көнне була. 

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading