16+

Казанда мең кешегә исәпләнгән яңа мәчет төзеләчәк

Казанда абыйлы-энеле Батталовлар урамында мең кешегә исәпләнгән яңа мәчет төзеләчәк

Казанда абыйлы-энеле Батталовлар урамында мең кешегә исәпләнгән яңа мәчет төзеләчәк

Объект РКБ артында урнашачак.

Казанда абыйлы-энеле Батталовлар урамында мең кешегә исәпләнгән яңа мәчет төзеләчәк. Тиешле проект экспертизаның уңай бәяләмәсен алган.

Объект республика клиник хастаханәсе артында урнашачак. Сүз «Палитра» торак комплексы ишегалды территориясе турында бара. Бина 1,5 мең квадрат метр мәйданда өч катлы булачак.

Эшләрнең якынча смета бәясе 200 миллион сумга якын булачак. Мәчет янында мәдрәсә барлыкка килергә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, 2023 елның 1 июнендә Рөстәм Миңнеханов Республика балалар клиник хастаханәсе территориясендә мәчет һәм гыйбадәтханә төзелешенә старт бирде. Биналарның һәрберсенең мәйданы 100 квадрат метр.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading