16+

Казанда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы башлана

Бүген Казанда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XV халыкара икътисади форумы башлана.

Бүген Казанда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XV халыкара икътисади форумы башлана.

Иртән «Россия экспорт үзәге» АҖ генераль директоры Вероника Никишина җитәкчелегендә Россия Федерациясе субъектларында «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проектын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча округ киңәшмәсе ачыла.

Киңәшмәдә федераль башкарма хакимият органнары, РФ субъектларының дәүләт хакимияте башкарма органнары, дәүләт үсеш институтлары, иҗтимагый оешмалар һәм бизнес-берләшмә вәкилләре катнаша.

Шулай ук министрлык сессияләре узачак. Анда икътисад тармакларын үстерү турында сөйләшәчәкләр, актуаль проблемаларны караячаклар һәм уртак карарлар кабул итәчәкләр.

Көндез Агросәнәгать паркында Kazan Halal Market күргәзмәсе – хәләл-продукция ярминкәсе эшли башлый. Анда бөтен дөньядан 4,5 меңнән артык төрле товар тәкъдим ителә.

«Бу эшен башлаучы дистәләгән бренд үзе турында белдерә алачак урын. Мәйданчык азык-төлек, косметика, кием-салым, атрибутика, аксессуарлар һәм йорт өчен товарлар сату өчен ачык», - дип сөйләделәр ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәтендә.

Элегрәк республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров форумда хәләл продукция экспортын үстерү темасын күтәрү планлаштырыла дип белдергән иде. Аның фаразы буенча, 2024 елда Татарстаннан мондый продукцияне экспортлау 16 миллион доллар тәшкил итәргә мөмкин. Бу 2023 ел белән чагыштырганда 4,5 миллион долларга күбрәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading