16+

Казанда узган атнада туган балаларга еш һәм сирәк кушылган исемнәр билгеле булды

Узган атнада Казанда 413 сабый туган.

Узган атнада Казанда 413 сабый туган.

18-24 нче декабрьдә Казанда 219 малай һәм 194 кыз туган. Иң зур авырлыктагы бала 4 950 грамм, иң кечкенә авырлыктагысы 1 050 грамм булган.

Казанлылар үз балаларына Давид, Раян, Ринат, Марк, Әмир, Сафия, Мирослава, София, Эмилия, Асель, Варвара исемнәрен кушканнар. 

Әсфәндияр, Томас, Тигран, Фәрид, Әльфәт, Алихан, Клим, Айбулат, Эльмар, Златослава, Язилә, Реналия, Гөлнар, Даная, Агнес, Таймия, Евангелина сирәк исемнәр булган. 

Шулай ук узган атнада Казанда 246 пар никахларын теркәгән. Бу хакта Казан мэриясе сайты хәбәр итә. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading