16+

Казанда яңа тукталыш

Казанда Җиңү проспекты буенча урнашкан "Җәүдәт Фәйзи урамы" җәмәгать транспорты тукталышы "Казан" агросәнәгать паркы" тукталышына үзгәртелде.

Казанда Җиңү проспекты буенча урнашкан "Җәүдәт Фәйзи урамы" җәмәгать транспорты тукталышы "Казан" агросәнәгать паркы" тукталышына үзгәртелде.

Тиздән Казанның Транспорт комитеты тарафыннан "Казан" агросәнәгать паркы" тукталыш пунктларында урнаштырылачак маршрут күрсәткечләре әзерләнәчәк. Шулай ук шәһәр җәмәгать транспорты маршрутларының автоинформаторларындагы мәгълүматларга үзгәрешләр кертеләчәк, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading