16+

Казанга карабүрекләр кайчан кайтачак?

КФУ профессоры Илгизәр Рәхимов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына хәбәр иткәнчә, карабүрекләр Казанга февраль ахырында очып кайтачак.

КФУ профессоры Илгизәр Рәхимов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына хәбәр иткәнчә, карабүрекләр Казанга февраль ахырында очып кайтачак.

Алар безнең төбәк аша төньякка оя кору өчен узып китәчәк.

Галим быел безнең якларда карабүрекләрнең сирәк очравына игътибар итә. Рәхимов сүзләренчә, Казанда алар элек өере-өере белән йөргән, ә хәзер исә берәм-берәм йөргән кошларны очратырга була икән.

Орнитолог өстәп әйткәнчә, казанлылар балконнарында кошлар өчен азык савыты урнаштыра ала. Кошларга тозсыз һәм кыздырылмаган көнбагыш бирү, шулай ук аларны ярмалар белән тукландыру яхшырак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading