16+

Казанлылар яр буенда кино карый

Бүген "Казан" гаилә үзәге ("Касә") янындагы яр буена гаилә киносеансы була.

Бүген "Казан" гаилә үзәге ("Касә") янындагы яр буена гаилә киносеансы була.

Бу юлы шәһәр халкы "Оптом дешевле" комедиясен карый алачак.
Быелгы җәй гаилә кинокартиналарына гаҗәеп бай. "Казан" гаилә үзәге чирәмлегендә һәр шимбә көнне нинди дә булса фильм күрсәтелә. Яр буена килүче кунакларны гаилә кыйммәтләре турындагы матур фильмнар көтә. Бу шимбә программасында - күп балалы гаилә турында кинокомедия.
Казанның ГХАТ (ЗАГС) идарәсе, "Татаркино" һәм башка партнерлар белән берлектә, оештырган ачык һавадагы "кинотеатр" фильмнарны 21.00 сәгатьтә күрсәтә башлый. Керү - бушлай.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading