16+

Казанлыларга сөенче! Горький шоссесы алты полосалык булачак

Горький шоссесында үзгәрешләр хакында Казан мэры Илсур Метшин сөйләде.

Горький шоссесында үзгәрешләр хакында Казан мэры Илсур Метшин сөйләде.

“Горький шоссесы буенча хәзер проблема җитди тора. Әле ун ел элек мондый проблемалар ялларда, дача сезонында гына булса, хәзер инде анда көн саен бөкеләр барлыкка килә. Монда мәсьәләне чишүнең ике юлы бар һәм без аның икесен дә гамәлгә ашырабыз. Беренчесе дублер юл төзү. Киров дамбасыннан алып Барлык диннәр храмына кадәр без беренче этапны тормышка ашырдык. Хәзер М7 трассасына чыгу юлы буенча проект эшләре алып барыла.

Икенчедән, Горький шоссесын төзекләндерү буенча фикер алышу бара. Шоссе 6 полосага кадәр киңәйтеләчәк һәм анда светофорларны бетерү планлаштырыла”, - дип аңлатма бирде Илсур Метшин

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading