16+

Казанны кытайлылар бик ярата

Татарстан башкаласына 2006 елда 600 мең турист килеп киткән булса, узган ел әлеге сан 2,1 миллионны тәшкил итте.

Татарстан башкаласына 2006 елда 600 мең турист килеп киткән булса, узган ел әлеге сан 2,1 миллионны тәшкил итте.

- Ерак, дип тормыйлар, Америка Кушма Штатларыннан да киләләр. Кытайдан туристлар килү елдан‑ел арта. Кытайлылар Владимир Ульянов-Ленинның музей-йортына, университетка керәләр, кызыксынып тыңлыйлар, һәйкәлләрне фотога төшерәләр. Казанда тарихи-архитектура һәйкәлләре бик күп, - ди шәһәрнең туристлыкны үстерүгә булышу комитеты директоры Михаил Зотов.
Кремль - иң мәшһүр корылма. Анда узган ел ике миллион 107 мең кеше экскурсиядә йөргән. Аннан соң исемлектә - аквапарк. Башкалабызга берничә ел элек ике-өч көнгә генә килсәләр, хәзер атнага якын булалар.

Дөньядагы шәһәрләр арасындагы trivago Glodal Reputation Ranking рейтингында Казанга 42нче урын бирелгән.
- Бу яхшы күрсәткеч. Казанда, хостелларны да исәпләгәндә, 162 кунакханә эшли. Дәрәҗәне күтәрү максатында, кунакханә хезмәткәрләре арасында «Кунакчыллык йолдызлары» дип аталган осталык конкурслары оештырыла, - ди Михаил Зотов.

Казан велотөне танылу ала бара, узган ел анда биш мең кеше катнашкан. Чит илләрдән килүче туристлар аеруча Санкт-Петербург, Сочи һәм Казан белән кызыксына икән. Планда татар халкының милли бәйрәме - Сабантуйны туристларны җәлеп итүдә төп брендка әйләндерү. Киләсе җәйдә Казансуда кече теплоходларда экскурсияләр үткәрү нияте дә бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading