16+

Күңел болгана, баш әйләнә, укшыта икән, димәк, сезгә кызу бәргән! (КИҢӘШЛӘР)

Узган ялларда Казанда өч кеше, кызу сугып, ашыгыч ярдәм хез­мәтенә мөрәҗәгать иткән. Салкын көннәрдән соң һава торышының кинәт җылытып җибәрүенә күпләр ияләнеп бетә алмый.

Узган ялларда Казанда өч кеше, кызу сугып, ашыгыч ярдәм хез­мәтенә мөрәҗәгать иткән. Салкын көннәрдән соң һава торышының кинәт җылытып җибәрүенә күпләр ияләнеп бетә алмый.

Эссе көндә күпләрнең хәле китә, кан басымы уйный, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан зарланучылар да еш очрый. Табиблар исә эссе көннәрдә игътибарлы булырга, кояш сугудан сакланырга куша.

Кояш сугуның билгеләре: күңел болгана, баш әйләнә, укшыта, хәл китә. Тән температурасы күтәрелергә, кеше калтыранырга мөмкин.

Беренче ярдәм

Кызу суккан кешене күләгәле урынга яткырырга, башына салкын сулы чүпрәк куярга тырышыгыз.
Зыян күрүче кешенең сулыш алуы начарланса, ул хәлсезләнсә, аңын югалту курынычы булганда, ашыгыч ярдәм хезмәтен чакыртырга кирәк.

Кисәтү

Эссе көнне башлыксыз йөрмәгез.
Спиртлы эчемлекләр кулланудан, авыр физик эшләрдән тыелып торыгыз.
Кояш астында озак торган машинага утырганда, салонны җилләтеп алыгыз.
Кояштан саклый торган кремнар файдалансагыз да яхшы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading