16+

Кино елы кысаларында Татарстанның алты районында кинотеатрлар ачыла

Россиядә игълан ителгән Кино елы кысаларында гомуми халкы 100 меңнән артып киткән торак пунктларда кино күрсәтү заллары барлыкка киләчәк.

Россиядә игълан ителгән Кино елы кысаларында гомуми халкы 100 меңнән артып киткән торак пунктларда кино күрсәтү заллары барлыкка киләчәк.

Әлеге программа нигезендә һәр кинозал өчен 5 миллион сумга кадәр акча бүленеп бирелә, бу акча цифрлы һәм тавышлы җиһазлар, киноэкран, 3D форматта карау мөмкинлеге бирә торган система, урындыклар алу һәм аларны урнаштыруга тотыла. Проектны гамәлгә ашыру өчен 705 миллион сум акча сарыф итәргә җыеналар. Яңа кинотеатрлы булу бәхете Россиянең 51 субъектына гына тәтегән. Шулай итеп, 125 торак пунктта 143 кинозал булдырылачак.

Бәхетлеләр арасында Татарстан районнары да бар. Республиканың алты районында кинотеатрлар барлыкка киләчәк. Бик тиздән Зәй районының «Космос» яшьләр үзәгендә, Лениногорскиның мәдәният йортында, Менделеевскиның «Юность» мәдәният йортында, Тәтешнең «Новый век» мәдәни-күңел ачу үзәгендә һәрберсе бишәр миллион сумга төшәчәк кино заллары ачылачак. Әгерҗенең «Авангард» яшьләр үзәгенә исә - 4 миллион да 956 мең, Мамадышның мәдәният йортына 4 миллион да 999 мең сум акча бүлеп биреләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading