16+

Коллыкта тотуда гаепләнгән элекке полицейскийны утыртканнар

Узган елның май аенда Нурлатта Динар Гафиятов авылдашын урлый һәм аны әтисе фермасына алып китә.

Узган елның май аенда Нурлатта Динар Гафиятов авылдашын урлый һәм аны әтисе фермасына алып китә.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча элеккеге хезмәткәре Динар Гафиятов бүген ТР Аксубай район судында үзенә чыгарылган карарны тыңлады, дип хәбәр иттеләр суд матбугат хезмәтендә.

Тикшерү ачыклаганча, узган елның маенда Гафиятов Нурлатта авылдашын урлаган һәм аны Аксубайга, әтисенең фермасына алып киткән. Ир-атка алар вагончыкта яшәячәксең, йорт буенча эшләячәксең дигәннәр, шул ук вакытта аңа бернинди акча да түләмәячәге турында да аңлатылган. Әгәр дә ул качарга тырышса, ирне җинаятьтә гаепләячәкләр дип яный Гафиятов.

Ир-атны даими рәвештә кыйнап торганнар. Ә бер тапкыр канализацияне чистартудан баш тарткач, аның кулларына кайнар су салганнар, нәтиҗәдә ул икенче дәрәҗә пешү алган.

Сеңлесе абыйсы юкка чыкканнан соң борчуга калган һәм полициягә мөрәҗәгать иткән. Шул рәвешле "коллык"та яшәгән ирнең эзенә төшәләр

Әлеге хәлләрдән соң Гафиятовны тоткарлыйлар. Казанның Совет район суды аны кулга ала һәм СИЗОга җибәрә.
Бүген суд элеккеге полицейскийны вазыйфаи вәкаләтләреннән явызларча файдалануда, “Законсыз рәвештә иректән мәхрүм итү”дә гаепле дип таныды. Ир-ат дүрт елын гомуми режимлы колониядә үткәрәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading