16+

Корбан бәйрәмендә мохтаҗларга атап 2250 тәкә һәм 50 сыер чалдылар

Татарстанда Корбан бәйрәмендә мохтаҗларга атап 2250 тәкә һәм 50 сыер чалдылар.

Татарстанда Корбан бәйрәмендә мохтаҗларга атап 2250 тәкә һәм 50 сыер чалдылар.

Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Корбан ите, мохтаҗларга тарату өчен, Диния нәзарәтенең «Зәкят», «Ярдәм» фондларына, Татарстан Республикасы Сукырлар җәмгыятенә, 11 мәдрәсә һәм 4 мөхтәсибәткә озатылды. Хайваннарны чалуда һәм Корбан бәйрәмен оештыруда катнашучы волонтерлар һәм персоналга да өлеш чыкты.

Татарстан Республикасы Инвалидлар, Бөек Ватан сугышы ветераннары җәмгыятьләре, «Татарстанның күп балалы гаиләләре» иҗтимагый оешмасы, шулай ук төрле социаль учреждениеләргә дә азык-төлек ярдәме күрсәтелде, диелә хәбәрдә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading