16+

Коточкыч юл-транспорт һәлакәтендә 8 яшьлек кыз һәлак булган

Үлем юл-транспорт һәлакәте Сокура бистәсе янындагы кырда булган.

Үлем юл-транспорт һәлакәте Сокура бистәсе янындагы кырда булган.

Лаеш районының Сокуры авылында бүген нәни кыз квадроциклда йөргәндә һәлак булган. Йөртүчесе имгәнгән, ул хастаханәдә. Бу турыда Татарстан Дәүләт автоинспекциясенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итте.

Фаҗига авыл янында басуда була. 39 яшьлек ир-ат квадроциклда йөргәндә идарәсен югалта һәм әйләнеп каплана. Квадроциклда утыра торган 8 яшьлек кыз бала һәм йөртүче үзе егылып төшә, бала квадроцикл астында кала.

Имгәнгән кыз урында ук үлә, йөртүчене хастаханәгә илтәләр. Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Лаеш районында 8 яшьлек кыз квадроцикл астында калып һәлак булган

Язмага реакция белдерегез

0

0

3

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading