16+

Коймак ашар чак җитте

Май чабу (масленица) атнасы дәвам итә. Әлеге бәйрәмнең иң югары ноктасы, ягъни төп бәйрәмнәр 12-13 мартта узар дип көтелә. Бу көнне карачкы яндырачаклар, меңләгән коймак пешәчәк.

Коймак ашар чак җитте

Май чабу (масленица) атнасы дәвам итә. Әлеге бәйрәмнең иң югары ноктасы, ягъни төп бәйрәмнәр 12-13 мартта узар дип көтелә. Бу көнне карачкы яндырачаклар, меңләгән коймак пешәчәк.

Бәйрәм уңаеннан, бу ялларда Казанның төрле почмагында чаралар узачак. 12 мартта Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе янындагы скверда төп кул эшләнмәләре күргәзмәсе эшләячәк, сувенирлар да сатылачак. Анда Халыклар дуслыгы йорты, Татарстан Халыклар ассамблеясы, Рус милли-мәдәни берләшмә вәкилләре дә катнашыр дип көтелә. Чарада рус, мари, чуваш, керәшен һәм мордва халыкларының иҗат төркемнәре чыгышларын да күрергә мөмкин булачак, дип хәбәр итә Казан мэриясе.

Кыш озату бәйрәме шәһәрнең һәр районында да билгеләп үтелә. Авиатөзелеш районында яшәүчеләр Кадыш, Борисоглебск бистәләрендә, Сухая река торак массивында, Идел буе - Сыртланова урамында урнашкан паркта, Совет районы Вознесение торак массивында кышны озатачак. Якшәмбе көнне Казан зоопаркы да кунакларны кыш озату бәйрәменә көтеп кала. Монда төрле ярышлар, утлы шоу, "май чабу" курчаклары әзерләү буенча мастер-класслар булачак. Рус халык киеменнән килгәннәрне, махсус бүләк тә көтә.

Иң күңелле чараларның берсе Аккош күлендә узачак. Биредә бәйрәм 13 мартта узачак. Май чабуның төп атрибуты - түгәрәк коймак.Ул кояш символы булып санала. Һәр бәйрәмдә коймактан авыз итәргә мөмкин булачак. Гадәт буенча бәйрәм карачкысын да яндырачаклар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading