16+

Казанда тулай торакта 17 яшьлек егетнең мәетен тапканнар

Башына пакет кигән яшүсмернең гәүдәсен Казандагы студентлар тулай торагы ашханә бүләмәсендә тапканнар.

Башына пакет кигән яшүсмернең гәүдәсен Казандагы студентлар тулай торагы ашханә бүләмәсендә тапканнар.

Егеткә 17 яшь булган.

28 ноябрь иртәсендә Казанның Четаев урамындагы студентлар тулай торагы ашханәсендә  студентның гәүдәсен тапканнар. Яшүсмерне тулай торак мөдире тапкан. Егетнең башына пакет кидерелгән булган. 

Һәлак булган егеткә 17 яшь булган. Казанга ул Казахстаннан килгән. Тикшерү бара. 

КНИТУ-КАИ матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, егет үзенә кул салган булырга мөмкин. 

"Әлеге очрак җентекләп тикшереләчәк һәм билгеле бер нәтиҗәләр ясалачак. Университетның иминлек хезмәте хокук саклау органнары хезмәткәрләренә һәрьяклап ярдәм итәчәк",-дип ачыклык керттеләр югары уку йортының матбугат хезмәтендә.

КНИТУ-КАИ ректоры Тимур Алибаев вакыйга турында хәбәрдар.  Вәзгыять аның шәхси контролендә. Шулай ук югары уку йорты җитәкчелеге үлгән яшүсмернең гаиләсе, студентның якыннарына кирәкле ярдәм күрсәтәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading