16+

Рөстәм Миңнеханов Россия дәүләт эшлеклесе Руслан Аушевка орден тапшырды

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россиянең күренекле дәүләт, хәрби һәм җәмәгать эшлеклесе, Советлар Союзы Герое Руслан Аушев белән очрашты.

Республика җитәкчесе аны «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләде. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу республика Хөкүмәте Йортында узды.

Әңгәмә барышында иҗтимагый эшчәнлек аспектлары, патриотик тәрбия мәсьәләләре, агымдагы дөньяви вәзгыять каралды.

Очрашу кысаларында Рөстәм Миңнеханов Руслан Аушевка Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге – «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденын тапшырды.

Бүләк Татарстан Республикасы Рәисе Указы нигезендә ветераннар хәрәкәтен үстерүгә, яшьләрне патриотик тәрбияләүгә һәм актив иҗтимагый эшчәнлеккә керткән зур өлеше өчен бирелде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading