16+

Көзге ярминкәләрнең кайчан башланачагы билгеле булды

Казан халкы һәм кунаклары ярминкә мәйданчыкларында яшелчә, ит һәм сөт продукциясе, ярдәмче хуҗалык ихтыяҗлары өчен товарлар сатып ала алачак.

Казан халкы һәм кунаклары ярминкә мәйданчыкларында яшелчә, ит һәм сөт продукциясе, ярдәмче хуҗалык ихтыяҗлары өчен товарлар сатып ала алачак.

Казанда бу шимбәдән, 14 сентябрьдән башлап, традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре старт ала. Алар 29 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта шәһәр башкарма комитетының кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Фазылҗанов хәбәр итте.

Татарстан башкаласында яшәүчеләр һәм кунаклар бу ярминкәләрдә яшелчә, ит һәм сөт продукциясе, ярдәмче хуҗалык ихтыяҗлары өчен кирәкле товарларны сатып ала алачак. Сәүдә мәйданчыклары атна саен шимбә көннәрендә 6.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре Дементьев ур., 7, Ленинград ур., 27, Лаврентьев ур., 10, Ямашев проспекты, 71а, Аграр ур., 2, Липатов ур., 7, Батыршин ур., 20, Краснококшай ур., 150/2, Революцион ур., 12, Җиңү проспекты, 46в, Фучик урамы, 64), Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары чатында эшләячәк. 

«Салават күпере» торак комплексында яшәүчеләр соравы буенча ярминкәләр Осиново бистәсендә «Радужный» сәүдә үзәге парковкасында оештырылачак.

Северный бистәсе халкы үтенече буенча Беломорская һәм Гудованцев урамнары киселешендә ярминкә шимбә көннәрендә түгел, ә якшәмбе көннәрендә узачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading