16+

Краннан «яшел су» акса, кемгә мөрәҗәгать итәргә?

Казанның Яңа Савин районы йортларында 30 мартта су яшел төскә керергә мөмкин.

Казанның Яңа Савин районы йортларында 30 мартта су яшел төскә керергә мөмкин.

Яңа Савин районы йортларында 30 мартта су яшел төскә буялырга мөмкин. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр.

Суга «Урин-а» дип аталган буяу өстәләчәкләр. Ул Роспотребнадзор тарафыннан рөхсәт ителә һәм кеше сәламәтлеге һәм әйләнә-тирә мохит өчен куркыныч тудырмый. Белгечләр җылылык чыгу урыннарын билгеләү өчен суга махсус буяу кушкан. 

Краннарыннан «яшел су» аккан казанлыларга «Казан җылылык челтәрләре» диспетчерлык хезмәтенә +7(843)291-87-95 (күп каналлы) телефоны буенча шалтыратырга кирәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading