16+

Купальниктан төшкән фотосын куйган укытучыларны нинди җәза көтәчәк

Дәүләт Думасында «Россия Федерациясендә мәгариф турында»гы законга үзгәрешләр кертергә тәкъдим ителә.

Дәүләт Думасында «Россия Федерациясендә мәгариф турында»гы законга үзгәрешләр кертергә тәкъдим ителә.

– Мәктәпкә иртәгә үк эшкә чыгарга әзер булган укытучылар бер-ике генә. Дәлилсез эштән җибәрүләр аркасында балаларыбыз җәфа чигә, – ди Дәүләт Думасының мәгариф буенча комитеты әгъзасы Анна Скрынникова. 

Биредә укытучыларны хаксыз рәвештә эштән азат итү очраклары турында сүз бара. Мәсәлән, бер очракта, купальниктан төшкән фотосын социаль челтәрләрдә урнаштырган өчен бер укытучыны эштән алганнар.

– Укытучылар белән хезмәт мөнәсәбәтләре хаксыз рәвештә өзелсә, укытучыларны азат итүне тыярга мөмкинлек биргән «Россия Федерациясендә мәгариф турында» законга төзәтмәләр кертергә тәкъдим ителә, – дип хәбәр итә Дәүләт Думасының мәгариф буенча комитеты әгъзасы Анна Скрынникова.

Депутат, канунга мондый пунктны кертү бик мөһим, ди. Әлеге төзәтмә әти-әниләргә ниндидер бер хәлгә тәэсир итәргә мөмкинлек бирәчәк һәм мәктәп директорларын укытучылар өчен уңайлы шарт булдырырга мәҗбүр итәчәк, дип өстәде.

–Минемчә, укытучыларның шәхси тормышка хокукы бар, аларны артык каты чикләргә кирәкми. Укытучы һөнәренең бурычлары турында гына сөйлибез, аларның хокуклары турында онытабыз, – диде Анна Скрынникова.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading