16+

«Лаеш» кошчылык комплексындагы 60 мең кош юк ителгән

«Лаеш» кошчылык комплексында кош гриппы инфекциясенең килеп чыгу сәбәбен бетерү буенча эш дәвам итә. Инфекция чыганагы кыргый кошлар булырга мөмкин, дип фаразлана. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә.

«Лаеш» кошчылык комплексында кош гриппы инфекциясенең килеп чыгу сәбәбен бетерү буенча эш дәвам итә. Инфекция чыганагы кыргый кошлар булырга мөмкин, дип фаразлана. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә.

Тикшерү барышында кошчылык комплексында предприятие эшчәнлегенең ябык режимы буенча ветеринар-санитар таләпләр сакланмаганлыгы ачыкланган. Аерым алганда, кыргый һәм синантроп кошлар (кеше янында даими яшәүче кыргый кошлар) азык сакланган урынга керә алган. Ферма территориясе санитария таләпләренә җавап бирми, кошчылык фабрикасы эшчеләре өчен санитария тикшерүе үткәрү документлары юк.

Ветеринария хезмәте хезмәткәрләре тарафыннан бүгенге көндә, чалып һәм яндырып, 60 мең баш чирле кош юк ителгән. Шулай ук инфекция чыганагын билгеләү буенча мәгълүматлар ачыклана. Владимирга азык һәм азык өстәлмәләрендә кош гриппы вирусы булу-булмауны ачыклау өчен тикшерүгә җибәрелгән.

Моннан тыш, инфекция барылыкка килгәннән башлап хуҗалык элемтәләре һәм кошчылык продукциясе сатылган урыннар ачыклана, сәүдә челтәрләрендә предприятие продукциясе изоляцияләнә, тәүлек буе эшли торган контроль-пропуск постлар урнаштырылган.

Искәртеп үтик, Татарстанның «Лаеш» кошчылык комплексында А типлы кош гриппын китереп чыгарган ген табылган. Аны Татар төбәкара ветеринар лабораториясе белгечләре ачыклаган. Тикшерү нәтиҗәләрен Владимир шәһәре экспертлары да раслаган. Кошчылык комплексы территориясендә карантин кертелгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading