16+

Мәскәү базарын ни көтә?

Көзен Казанда Мәскәү базары бинасын төзекләндерү тәмамланачак.

Көзен Казанда Мәскәү базары бинасын төзекләндерү тәмамланачак.

Шәһәрнең иң борынгы базарларының берсе Татарстан башкаласында фуд-холл форматында эшләүче беренче объект булачак. Ике катта сәүдә рәтләре, ачык кухнялар һәм кибетләр урнаштырылачак. Базар тирәсендәге мәйданнарның яртысын ял итү өчен җәмәгать киңлекләренә бирәчәкләр.

Алга таба янәшәдәге территориядә амфитеатр һәм агач почмаклар белән яшел мәйдан төзекләндереләчәк, күшәкләр төзеләчәк һәм ярминкә зонасы оештырылачак. Базар социаль-мәдәни мәйданчык буларак уйланылган, шуңа күрә биредә төрле форматтагы чаралар уздырылачак. 

Мәскәү базары Ш.Усманов урамында 1976 елда ачыла. Ул чыннан да районның үзәге булып санала. Сатып алу өчен бирегә җирле халык кына түгел, шәһәрнең башка өлешләреннән дә казанлылар килә – якында гына «Яшьлек» метро станциясе һәм җәмәгать транспорты тукталышлары урнашкан.

Бинада бер тапкыр да капиталь ремонт үткәрелмәгән, шуңа күрә барлык системалар да яңартылачак. 2025 елның язында инвесторлар төзекләндерүнең икенче чиратын башларга планлаштыралар. Ул базар белән янәшә 15 мең квадрат метрдан артык мәйданлы территориягә кагылачак. Монда кием базары белән җылытыла торган сәүдә галереяләре төзеләчәк, ярминкә зонасы оештырылачак. Мәйданның кимендә 50 проценты ял итү һәм чаралар үткәрү өчен җәмәгать киңлекләренә биреләчәк. 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading