16+

Махсус хәрби операциядәгеләр өчен квота буенча 15 мең кеше ВУЗга укырга кергән

2024-2025 уку елына махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен бүленгән аерым квота кысаларында Россия вузларына 14,9 меңнән артык кеше кабул ителгән, дип хәбәр итә РФ Фән һәм югары белем министрлыгы.

–  2024/25 уку елына МХО катнашучылары һәм аларның гаиләләре өчен аерым квота кысаларында бакалавриат, специалитет һәм база югары белеме программалары буенча 14,9 меңнән артык кеше кабул ителде. Бу узган ел кабул ителүчеләр саныннан 6,3 мең кешегә күбрәк, - диелә хәбәрдә.

Әзерлекнең иң популяр юнәлешләре информатика һәм исәп-хисап техникасы, мәгълүмати системалар һәм технологияләр, педагогик һәм медицина белеме, шулай ук инженер белгечлекләре булган. 

Яңа уку елында югары уку йортларына 620 меңнән артык бюджет урыны бирелде, шуларның 30 меңгә якыны – яңа төбәкләрдәге 39 югары уку йортында.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading