16+

Менә ичмасам бүләк!

Халык телендә: «Энә дә бүләк, дөя дә бүләк» дигән әйтем бар. Питрәч районында шушы көннәрдә моның матур мисалы күрсәтелде.

Менә ичмасам бүләк!

Халык телендә: «Энә дә бүләк, дөя дә бүләк» дигән әйтем бар. Питрәч районында шушы көннәрдә моның матур мисалы күрсәтелде.

Колай авылында яшәүче Ирина Куприянова белән Евгений Ярмолинский гаиләсендә алты бала тәрбияләнә. Гаилә «үзебезнең сыерыбыз булса иде» дип хыялланган икән. Гаиләнең хыялы тормышка ашкан. Кыш бабай тылсымлы таягы белән җиргә орып, сыер калдырып киткәнме әллә, дип фаразларга ашыкмагыз. Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов күп балалы гаиләгә сыер бүләк иткән.

Ирина Куприянова: «Өч балабыз әле бик бәләкәй, сөт эчәргә яраталар. Кибеттә сөт бәясе, үзегез беләсез, кыйммәт. Әлегә гаиләдә ирем генә эшли, мин балалар белән өйдә утырам. Шунлыктан район башлыгына мөрәҗәгать иттем», – дигән.

Район башлыгы аның гозерен игътибар белән тыңлаган.

– Бу бик тату һәм хезмәт сөючән гаилә, аларның хыяллары чынга ашарга тиеш. Шуңа күрә без бу гаиләгә Яңа елга шундый бүләк ясау мөмкинлеге таптык, – дип, фикерләре белән уртаклашкан Питрәч муниципаль районы башлыгы Илһам Кашапов.

Бүләк итеп бирелгән тана – буаз, тиздән бозаулаячак та икән әле, Алла боерса.

Фото: pestrecy-rt.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading