16+

Миллион сумнан артык: 2025 елда йөклелек буенча пособие күпме булачак?

Түләүләрне арттыру турында сенатор Ольга Епифанова белдергән.

Түләүләрне арттыру турында сенатор Ольга Епифанова белдергән.

Йөклелек һәм бала табу буенча пособиенең максималь күләме 2025 елда Россиядә бер балалы йөклелек булса 794 мең сум, бала табу катлаулы  дип исәпләнә икән 885 мең сум, ә күп балалы йөклелек вакытында — 1 миллион сумнан артык тәшкил итәчәк. Бу хакта сенатор Ольга Епифановага сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Моннан тыш, эш бирүче озайтылган ял бирергә тиеш булачак.
Хәзер бер балалы йөклелек һәм бала табу катлаулы дип табылган очракта 140 һәм 156 көн ял бирелә һәм 194 көнгә кадәр арттырылырга тиеш.

Пособие хатын-кызның алдагы ике календарь елдагы хезмәт хакына карап исәпләнә. Әгәр хатын-кыз декретта булса, исәп-хисап чорын үзгәртергә мөмкин булачак.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading