16+

Миңнеханов: Федераль трассалар төзү Идел һәм Кама аша ике күпер салырга мөмкинлек бирәчәк

Бу хакта ул Татарстан Дәүләт Советына еллык Юлламасы вакытында хәбәр итте.

Бу хакта ул Татарстан Дәүләт Советына еллык Юлламасы вакытында хәбәр итте.

Республикада федераль дәрәҗәдәге трассалар төзү дәвам итә. Бу исә беренче дәрәҗәдәге юллар озынлыгын арттыра, дип билгеләп үтте бүген ТР Дәүләт Советына еллык Юлламасы вакытында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов. 
Билгеле булганча, хәзер Татарстан территориясендә М12 трассасы төзелә, Түбән Кама һәм Яр Чаллы шәһәрләрен әйләнеп уза торган М7 трассасы төзекләндерелә. Шулай ук «Шәле — Баулы» трассасы проекты кысаларында М7 һәм М12 трассаларын М5 трассасы белән тоташтырачак “Алексеевск — Әлмәт” автомобиль юлы төзелеше алып барыла. Бу киләчәктә Казахстан һәм Кытайга чыгу мөмкинлеге бирәчәк.
“Әлеге проектларны гамәлгә ашыру 2025 елга беренче категориядәге юлларның озынлыгын ике тапкыр арттырырга һәм Идел һәм Кама елгалары аша ике күпер  төзергә мөмкинлек бирәчәк", — дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading