16+

Миңнеханов Татарстан халкының финанс грамоталылыгы түбән, дип саный

Хокук саклау органнарына финанс пирамидаларына каршы көрәштә алдан күреп эшләргә кирәк, дип саный Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Хокук саклау органнарына финанс пирамидаларына каршы көрәштә алдан күреп эшләргә кирәк, дип саный Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

“Безнең хокук саклау органнарына алдан күреп эшләргә, профилактик чаралар үткәрү һәм башлангыч этабында ук финанс пирамидалары эшчәнлеген туктату мәсьәләләрендә катгыйрак позициядә торырга кирәк", - дип билгеләп үтте Президент республика парламентына еллык Юлламасында.

Билгеле булганча, агымдагы елда гражданнарның күпчелеге төрле финанс пирамидаларында акчаларын югалтты. Моның төп сәбәбе — республика халкының финанс грамоталылыгының түбән булуында, дип саный төбәк лидеры.

Президент Хөкүмәткә, федераль структуралар һәм «Татмедиа» агентлыгы белән берлектә, гражданнарның белем дәрәҗәсен күтәрү, мошенниклардан саклану  ысуллары турында хәбәрдарлыкны арттыру буенча чаралар комплексын гамәлгә ашырырга йөкләмә бирде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading