16+

Минтимер Шәймиев: "Миңа сайлау алды кампаниясе ошады"

Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Казан милли-тикшеренү технология университетының төп бинасындагы 55 нче сайлау участогына тормыш иптәше Сәкинә Шәймиева белән килде.

- Миңа сайлау алды кампаниясе бик ошады, чөнки анда кандидатлар гына түгел, халык үзе дә актив катнашты, - диде Минтимер Шәймиев тавыш биргәннән соң. Ул аеруча яшьләрнең актив булуына басым ясады.

Дәүләт киңәшчесе, Татарстанның Беренче Президенты сайлау участогына күтәренке кәефтә килүен яшермәде.

- Кешеләрнең карашыннан күренеп тора: хакимияткә ышаналар. Бу бик кадерле һәм кыйммәтле әйбер: халык ышанычы булганда, эшләве дә бөтенләй башкача, үзеңә ышану хисе арта. Ә үз-үзеңә ышану безнең заманда иң әһәмиятлесе, мөгаен, - диде ул.

Минтимер Шәймиев шулай ук республиканың һәрдаим үсештә булуына, кайбер кыенлыклар булса да бөтен социаль программаларның үтәлүенә шатлануын да белдерде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading