16+

Мәүлид бәйрәменә килегез

17 гыйнварда кичке сәгать 5тә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Казанның Совет районы мөхтәсибәте белән берлектә, Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә (Җәүдәт Фәйзи урамы, 2а йорт) Мәүлид ән-Нәбигә багышланган дини бәйрәм уздыра.

Чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның да катнашуы көтелә. Мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин хәбәр итүенчә, чарада теләге булган һәр кеше катнаша ала. Кунаклар Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләлаһү гәләйһи вә сәлләмгә багышланган салаватлар, мөнәҗәтләр һәм вәгазьләр тыңлый алачак. Балалар өчен шулай ук төрле ярышлар, уеннар һәм анимацияләр әзерләнә, диелә нәзарәттән алынган хәбәрдә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading