16+

«Моның өчен балалар зыян күрергә тиеш түгел»

Татарстанда ел саен 220 меңнән артык бала җәйге лагерьләрдә ял итә.

Татарстанда ел саен 220 меңнән артык бала җәйге лагерьләрдә ял итә.

Республиканың Яшьләр эшләре министрлыгыннан алынган мәгълүматлар буенча  Татарстандагы 94 лагерьнең 33е урман хуҗалыгы фондына карый. Биналарның күбесе 1960-70 елларда төзелгән, алар капиталь төзекләндерүгә, яңа корпусларга мохтаҗ.

Әлеге лагерь биналарын дәүләт программасы буенча төзекләндерер дә иделәр, тик бер проблема киртә булып тора. Закон нигезендә хәзер урман хуҗалыгы фондына караган территориядә торак биналар төзүдә чикләүләр кертелгән. Россия Урман кодексы буенча урман инфраструктурасы белән бәйле булмаган объектларны урман хуҗалыгы мәйданында төзү тыелган. Татарстан Росреестры идарәсендә исә белгечләр бу мәсьәләгә кагылышлы киңәшмә уздырдылар.

– Моның өчен балалар зыян күрергә тиеш түгел. Балалар лагерьләре булырга тиеш. Бу мәсьәләне системалы рәвештә хәл итәргә кирәк, – дип нәтиҗә ясады Татарстан Росреестры идарәсе җитәкчесенең урынбасары Ада Зәйдуллина. Тиздән бу проблеманың чишү юллары каралачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading