16+

Моның өчен ике кешенең үлеме кирәк булдымы икән?

Этләр белән сак булырга кирәк, бигрәк тә өйләрендә токымлы этләр асраучыларга уйланыр вакыт җитте шикелле.

Этләр белән сак булырга кирәк, бигрәк тә өйләрендә токымлы этләр асраучыларга уйланыр вакыт җитте шикелле.

Дүрт аяклы малны дусларыбыз дисәк тә кыргый җан күңелендә ниләр барын ул үзе генә белә. Ростов өлкәсендәге хуторларның берсендә яшәүче 37 яшьлек ханым токымлы этләр үрчетеп, аларн сату белән шөгыльләнә, ягъни бизнес ача. Аның ишегадында стаффорд токымлы этләр яши. Саннары бер дә кимеми иде, балаларын да җыеп санасаң башлары 10 га тула дип сөйлиләр хуторда. Көннәрдән бер көнне алар хуҗаларын тереләй тотып ашыйлар, дөресрәге, гәүдәсен 100 кисәккә өзгәлиләр. 

Фаҗига буласы көнне бу ханым ишегалдында тавыш ишетеп чыга. Караса берничә эт үзара “якалашалар” икән. Хуҗа хатын аларны аерырга чыккан. Тегеләргә исә шул гына кирәк, бер-берсенә булган ачуны хатыннан алырга теләгәннәр диярсең, өерелеп хуҗаларына ябышканнар. Көтелмәгән бу хөҗүмнән хатынның исән калырлык мөмкинлеге дә булмаган, “Ашыгыч ярдәм” табиблары чакыртылса да, алар ханымга инде ярдәм итә алмаганнар – ул үлгән булган. Бу ханымның туганнары мәрхүмәне җирләү эше белән йөргәндә дә этләр аның ишегалдында яши биргән. Өч көннән соң мәрхүмәнең әнисе белән әбисе этләрне ашатырга дип барганнар, капкадан килеп   керүгә аларга этләр килеп ябышкан. 60 яшьлек әнисе шунда ук җан биргән,  ә менә 83 яшендәге әбекәй  хастаханәгә озатылган, хәле авыр, табиблар аның гомере өчен көрәшә. Менә шушы хәлдән соң этләрне мәҗбүри “йоклатканнар”. Гаҗәп моның өчен ике кешенең үлеме кирәк булдымы икән?  

Язмага реакция белдерегез

1

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading