16+

Мошенниклар яңача алдый башлаган

Сәламәтлек саклау министрлыгы мошенниклыкның яңа схемасы турында кисәтә

Сәламәтлек саклау министрлыгы мошенниклыкның яңа схемасы турында кисәтә

 

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы мошенниклар тарафыннае алдауның яңа схемасы турында кисәтә. Җинаятьчеләр хәйлә сыйфатында "Сәламәтлек саклау министрлыгының махсус кушымтасын" урнаштырырга тәкъдим итә, дип хәбәр ителә ведомствоның Telegram-каналында.
"Хәзер аферистлар кешегә шалтыраталар да, медицина тикшерүләре узган очракта, кешбэк алу өчен телефонда Сәламәтлек саклау министрлыгының яңа кушымтасын урнаштырырга күндерәләр. Кушымта телефонга куелгач, мәгълүмат кертү өчен корбанга махсус күрсәтнамәләр җибәрә. Сылтамага басканнан соң мошенниклар банк картасына керү мөмкинлеге ала", - диелә хәбәрдә.

Сәламәтлек саклау министрлыгында ведомствоның бернинди махсус кушымталары булмавын ассызыкладылар. "Барлык цифрлы сервислар бердәм дәүләт хезмәтләре порталында күрсәтелгән", - дип искә төшерделәр министрлыкта.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading