16+

Мәскәү “Образование” банкы кертемнәр белән эшләүне туктатты

Мәскәү "Образование" банкы физик һәм юридик затлар кертемнәре белән банк челтәрендә эшләүне тулаем туктатты.

Мәскәү "Образование" банкы физик һәм юридик затлар кертемнәре белән банк челтәрендә эшләүне тулаем туктатты.

Бу хакта, Новосибирскидагы кредит оешмасының бер бүлекчәсенә сылтама белән, "Интерфакс" хәбәр итә.
Банк хезмәткәре хәзер анда хисап (счет) ачу мөмкин булмавын җиткергән. Сәбәпләрен аңлатмаган.
Банклар даирәсендәге агентлык чыганагы "Образование" банкының шулай ук клиентларының үз хисабыннан акча алу операцияләрен киметүен җиткергән. Аның сүзләренчә, хисаптан акча алу өчен, биш я алты көн таләп ителә.
7 апрельдә банк Интернет аша түләү документларын кабул итүне туктаткан. Аңа кадәр ул унлап Мәскәү офисында эш көнен бер сәгатькә кыскарткан, ә ике өстәмә офис бөтенләй ябылган. Моннан тыш, кредит оешмасы акча бирү белән кыенлыклар кичерә башлады, дип хәбәр итә Банки.ру порталы.

Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading