16+

«Исән чагында гел сагынып яшәдем, күрәсем килә иде»

«Көянтә чиләгемне алдым да артыннан иярдем. Капкадан бергә чыктык. “Рамилнең чәче җиткән, Әмирҗан дуска барып, алдырып кайтабыз», – диде.

«Исән чагында гел сагынып яшәдем, күрәсем килә иде»

«Көянтә чиләгемне алдым да артыннан иярдем. Капкадан бергә чыктык. “Рамилнең чәче җиткән, Әмирҗан дуска барып, алдырып кайтабыз», – диде.

 – Улыбызны җилкәсенә утырткан. Ә минем чишмәгә төшеп менүем. Ике генә атладым... Йөрәгем парәсе бит, борылып Рафыйк киткән юлга карадым – урам тутырып бара, аяк атлауларына кадәр якын! “Әй, Ходаем, алты ел торабыз, бер генә мәртәбә дә сүзгә килгәнебез юк”, – дидем. Никләр шул чакта бәхетебезгә сокландым икән, үзем үк күз тидердем, – ди әңгәмәдәшем. 

Тату гаилә
Аксубай районының Яңа Дума авылында яшәүче Сания апа Раузетдинованың бүгенге көне – тарих тәгәрмәчен кирегә әйләндерсәк, авыл алпавыты гына түгел, ә өяз бае дип әйтерлек! Яшәгән йорт-җирләре әйләнеп чыккысыз, 15 ләп сыер, 30 лап бозау асрыйлар, күмәк хуҗалыкныкы кадәрле иген келәте салганнар, урамның каршы ягында гына 172 тонна туратылган азык салынган силос базлары бар, капка төбендә трактор-машиналар, кырда эшләр өчен әллә ничә төр җайланма... Рамил улы белән Ралия килене Яңа Дума авылында бүген иң хәлле фермерлар. Хәер, үзләре алар бу исемне килештермиләр. Хөкүмәттән бер тиен дә ярдәм күргәнмәгәннәр, барысына да үз көчләре белән ирешкәннәр. Төзелеш тә хәләл акчадан күтәрелгән, терлекләр саны да әкренләп ишәйгән.

–    Элек 12 баш атым, 30 баш сарыгым да бар иде. Атларны болынга төшереп җибәрсәң дә күздән җуймыйча көтәргә кирәк. Матай капка төбендә, Ралия белән чиратлашып утырып җилдерә идек. Ул вакытта җиде генә сыер асрадык, – ди Рамил үзе.

–    Күрше авылда сыер саудым – 10 000 тәңкә хезмәт хакына. Авыл җирендә анысын да күп дип уйлаучылар җитәрлек. Хезмәте бит бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр! Таң белән күзне ачасың да тизрәк терлекләр янына чыгып йөгерәсең. Эшкә киткәнче, өлгергән кадәрлесен эшлисең. Авыл башында вахта автобусы көтә, соңга калырга да ярамый, вакыты тулуга кузгалып та китә иде. Яшь чагында: “Ике кайнаналы йортка килен булып төшәсең, башың юк икән” – дигәннәре исемдә. Шул ике кайнанам булганга йорттагы хезмәт әзрәк эләкте дә әле үземә. Балаларны да әнкәй карады. Мәктәпкә озатты, каршы алды, – ди Ралия ханым. – Әнкәй әлегәчә гел ишегалды, абзар тирәсендәге хезмәттә иде, ике ел элек кенә туктаттык. Сыерын да савышты, терлекләрнең асларын да карашты, печән өйгәндә дә сәнәген тотып чыга иде.

–    Авыл җирендә бер генә кеше дә эштән артык түгел, сеңлем. Әбигә дә, бәбигә дә эш җитәрлек. Аллага шөкер, мин балалар дип яшәдем. Оныклар әле балаларга караганда да тәмлерәк икән. Көн дә иртән җылы ризык ашатып җибәрдем, я ботка өлгертәм, я мич алдында учакта мич коймагы пешерәм! Мәктәптән кайтканнарын пешеренеп,  тәрәзәдән тәрәзәгә йөреп көтә идем. Хәзер үзләренең дә шөкер, әби димәгән мәлләре юк, кадерләгән чакларымны гел исләренә төшереп сөйлиләр. Мин бик кадерле әни дөньяда! – ди Сания апа. 

“Әнисен күреп калсын...”
Гаилә башлыгы атларны яратса да бетергәннәр. Керем чыганагы икенче – сыерларын ишәйткәннәр. Ай саен 200 мең сумнан артык табыш кереп барса да чыгымнары да җитәрлек. 30 гектар пай җирләре кулларында. Янәшәсендә гел Альберт улының ярдәмен тоеп яшәгәндә, эшнең күплеге дә куркытмый үзләрен. Урам башында торулары да яраган – тыкырык ягына кирәк кадәр җәелгәннәр. Сугыш елларының михнәтен кичкән Сания апага бүгенге көннәренең бәрәкәтле барлыгы белән дә бик кадерле.  

–    Сугыш елларында яз җитсә крахмал җыя идек, өшегән балчык арасында ялтырап күренеп торган иске бәрәңгеләрне шулай диләр безнең якта. Черек бәрәңге дип әйтүчеләр дә бар. Черек түгел иде алар, көздән җир астында калып кына өшегәннәр. Әниләр аны изәләр дә, мич алдында учакка ике кирпеч куеп, табада крахмал җәймәсе пешерәләр иде. Сөт белән ура идек. Әтидән калган сыер коткарды безне. 4 бала, әни бишенче, әтисе сугышта. Аның язган бер хаты исән әле. Әби үзе үлгәнче кадерләп саклады, әбидән мин алып калдым. Бик иске инде ул. Безнең әти сугышта хәбәрсез югалган. Әтисез ятимлек тә җитәрлек кыйнады, 1950 елны әниебез дә үлеп китте. Олы абыйга – 19, икенче абыйга – 16, өченче абыйга – 14, миңа 11 яшь иде. Әтидән бөтенләй 3 яшемдә генә калганмын, – ди әңгәмәдәшем.

Менә ул язмышның сындырырга теләгән сынаулары. Ятимлек әрнүләре гомере буена җитәрлек.

–    Нәҗибулла абый күчтәнәч итеп әнигә 10 метр ситсы алып кайткан бит. Юк заман. Әй, куаныштык! Әни белән икәү кичен баш күтәрми кап суктык. Кайбер якларда чыпта диләр. 5 кап ике сум илле тиен тора. “Шушы бишесен иртәгә базарга алып барып, сатып кайтам. Нәҗип әзиләрне (Аксубайлар сөйләшүе — Г.Ш.) чәйгә алырбыз, он, тоз алам. Тагын биш кап бар, аларыннан ястык тышы тегәрбез, барысын да акчага әйләндереп булмас”, – диде. Олы абый урман кисүдә, әниләр таң белән сәгать өчтән торып, тау кырыйлатып кача-кача базарга киттеләр. Колхоздан сорасалар да җибәрмиләр бит. “Ярма, сөт, бәрәңге бар, сөтле өйрә ашы пешерерсез. Тозсыз ашый алсагыз ашагыз, тамактан үтмәсә мин кайтканны көтәрсез”, – диде әни. Өйдә бер чеметем тоз юк, ышанасызмы? Сугыш беткән, 1950 нче еллар бу! Халык әле авыр яши иде. Әни кушканны эшләдек, өйрәне дә пешердек, ашадык та... Әнигә суынмасын, дип, калганын чүлмәккә салып, мич алдына җылыга куйдык. Әй көтәбез әнине, юк кына. Төш җитте, икенде  үтте... Абыйлар өй кыегында, берсе менә, икенчесе төшә, юлдан әнине күзлиләр. Берзаман халык йөгерешә. Без аларга иярдек. Урам буйлап барам: “Әй, кызым, әниең үлгән”, – ди берсе. Юк, мәйтәм, минем әни базарда. Атлыйм хаман, сүз кушсалар да туктамыйм. Күпер төбенә барып җитсәм, болыт кебек халык. “Анда барма, бәбкәм, әниеңнәр ятып кына торалар, авырып киткәннәр, тереләләр”, – диләр әле. Ә мин һаман аңламыйм. Төрлесе төрле сүз сөйли. Әниләр янына ук килеп бассам, бертуганы Мәдехисорур апа белән икесен янәшә сузып салганнар. Бергә киткәннәр иде, икесен дә янәшә сузып салганнар. Үлгәннәр... Кунакка кайткан Нәҗибулла абыйның мангаенда бармак калынлыгы ярык, шыбырдап кан ага, аңсыз. Хатыны аксаган... Андагы тавыш, кем елый, кем ачыргалана... Бер нигезгә ике кызының мәетен кайтарып  салганда, әби нихәлләр түзгәндер. 25 кеше йөк машинасының арбасына төялеп кайтып киләләр икән. Андагы велосипед, кәҗә, кем нәрсә алган инде. Күпер төбенә тирес чыгарып салганнар. Теге машина шунда баткан. Озак бырылдап утырган. Чыгар өчен арткарак биргәндә суга төшеп тә капланган... Минем әни, Мәдехисорур апа, 11 яшьлек бер кыз, аннан да кечерәк тагын бер бала – дүртәү үлгәннәр. Йортыбыз да бик иске иде, безне әби – әнинең әнисе үзенә алып китте. Тагын бер кияүгә китмәгән кызы – Бибиҗамал апа белән яшиләр иде, дүрт кашык барып кердек. Терлекләребезне дә күчерделәр. “Картайган, бер күзе дә сукыр” – дип сыерыбызны саттылар. Әбинең үз сыеры да бар иде. Бозау, сарыклар тормыш итәргә ярады. Олы абыйны хәрби хезмәткә алдылар, калган икесен ФЗӨ гә җибәрделәр. Мин әбиләр янында калдым.  Элек бит бүрәнә араларын балчык белән сылыйлар иде. Әнине сагынгач, яшәгән өйгә төшәм дә, әнинең шул балчыкта төшеп калган бармак эзләренә кулымны куеп елыйм... Бушангач, кайтып китәм. Тамак тук, өс-баш бөтен булса да йөрәк гел елады, сеңлем. Кем кулында гына калсаң да әнисез үсүләре бик авыр... – ди Сания апа.

Гомер үтелгән

–    Балалыгын кочкан ятимлек сагышы кыз булып җитешкәндә чигенә төшә.
– Авылда калдым, сеңлем. Әбидән соң Бибиҗамал апа белән генә яшәп калдык. Икәүләп миңа бирнә әзерләдек, чиктек, бәйләдек, терлекләр асрадык, кышкылыкка печәнен хәстәрләдек, бакча үстердек. Күмәк хуҗалык эшеннән бер көн калган кешеләр түгел без. Ничә ел рәттән торф чыгарырга гына җибәрделәр үземне. Җәй китәбез, кара көздә генә кайтып керәбез. Аннары кияүгә чыктым. Сөйләшеп бардым, урлап китмәде. Матур яшәдек без! Рафыйк шулкадәр матур бии иде – күзең алмыйча карап торырлык! Булдыклы иде, Рамил улым да нәкъ әтисе кебек. Рафыйк миңа бармак белән дә чиертмәде, яратып, хөрмәт итеп яшәде. “Суксам каты сугам, карчык син суктырма, яме!” – дия иде. Балаларны да үлеп яратты. Дусларына йомышы төшсә берсен җитәкләп, икенчесен иңбашына утыртып китә иде, миңа бераз ял булсын дигәндер инде. Тугыз ел яшәгәч, бәхетебез кителде... Нурлатта йөртүче булып эшли иде, шул якта ике балалы хатын белән йөри башлады. Ишеттерделәр дә, Рафыйк үзе дә гаҗәп үзгәрде. Тормышта гаме бетте, өйдән ямь китте... И, ул чакта  минем ике авыл арасында бәргәләнүләр. Әти-әнисенә елап бардым. Шулкадәр акыллы кешеләр. “Ике кыз үстердек. Апасы әнә авылга бер акыллы, нишләтик сеңлем, безне дә тыңламый бит. Син түз инде ничек тә, авыр булса да сер бирмә”, – диде әтисе. Түзәрлекме соң ул хәлләргә?.. Кайнанам: “Аралары бер суыныр, китмә, ашыкма!” – дип тә әйтеп караган иде. Яшь чагым бит, минем дә йөрәк ярсу. Гайрәтле чагым! Бик үртәлдем. Мине кемгә алыштырдың син, Рафыйк, барыбер рәхәт күрмисез” –  дидем. Ике баламны алып, Бибиҗамал апа йортына кайтып кердем. Ул да сүз әйтмәде. Ялгыз яши иде, куанды гына. Балаларымны үстереште. Әбидән калган йорты бик искергән иде, икәүләп яңасын җиткердек. Әй ул чактагы кыенлыклар... Идарәгә трактор сорарга барулары әҗәл!.. “Кичкә берсе буш, синең капка төбенә барыр”, – дисә, кош тоткан кебек сөенеп кайтасың. “Трактор юк әле”, – дисә юл буе күздән яшь кипми. Көчсезлек елата сеңлем, сыңар канат белән тормыш тартауы кыен. Рамил үсеп җитеп, кул арасына керә башлагач җиңеләя төште дә, аны хәрби хезмәткә алгач, тагын хатын-кыз көченә калдык. Сыңар кагынганга балаларымны да югары уку йортларында укыта алмадым. Даниям пешекче, Рамилем йөртүче. Тормышларыннан үзләре бик канәгать, миңа рәхмәттән ары сүз әйтмиләр. Бибиҗамал апаны да картаймышлы көннәрендә хәсиятләп тәрбияләдек. Ике елын ул урын өстендә генә үткәрде диярлек, Ралия киленем аны кашыклап ашатты, мунчага күтәреп алып барып, юындырды. Безгә ризалык белән күченде, аның фатыйхасы белән дә шушындый матур тормышларда яшибездер дим үзебезне, – ди Сания апа. 

Ә Рафыйк абый, теге чакны бер түгел берничә мәртәбә ялынып кайта. Икенче гаиләсендә игезәк кызлары тугач та ишек кага. Ләкин ике арада бәргәләнеп йөрүенә юл куймый Сания апа. Картлыгында, хатыныннан аерылып ялгыз калгач та, тезләнеп сораса да кул бирми аңа. Ә менә соңгы юлга озатырга бара, бәхилләшеп кала... 

–     Эчә торгач инсульт суккан. Игезәк кызлары апаларына – Даниямә хәбәр бирде. Дания әтисен хастаханәгә салып, үзе саклап кунды. Хәлен белергә бардым. Миннән соң җан биргән. Гәүдәсен алып кайткач саубуллашыр дип кенә бусагасын атлап кердем. Җирләргә  бармадым, халык күзе миндә генә булыр, дидем. Ашларына ризыклар пешереп җибәрдем. Безнең авыл зиратына алып кайтып җирләделәр. Ташын, чардуганнарын балалар бергәләп куйдылар, каберен күпчелек Рамил чистартып тора, Ралия белән барып чардуганын буйыйлар... Ә мин аны исән чагында гел сагынып яшәдем, күрәсем килә иде. Әле дә төшләремә керә. Дания кызым, өчебезнең фотосурәтләрен бергә җыеп, зурайттырган иде. Бер гаилә — мин, Рамил, Дания. Шул кулыма эләкте. И, мәйтәм, бер Рафыйк бүленеп калган... Төнлә төшемә керде. Үзен халык уратып алган, ә ул уртада элеккегечә итеп матур бии икән! Шат инде, йөзе көләч, елмая! Үзен искә алуыма куанган! – ди Сания апа.

Яшьлектәге сөю тәме, димәк, бүген дә күңеле түрендә әле. Хисләре дә сүнмәгән-сүрелмәгән! Гомер үтелгән. Үкенече бер генә – хыянәтне кичермәгән...
 

Язмага реакция белдерегез

25

0

6

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading