16+

Мәскәүгә өч сәгать ярымда барып җитеп булачак

Мәскәү-Казан югары тизлекле магистральне 2022 елга кадәр үк файдалануга тапшыру ниятләнелә.

Мәскәү-Казан югары тизлекле магистральне 2022 елга кадәр үк файдалануга тапшыру ниятләнелә.

Магистраль төзелеше уңаеннан, Казанда җәмәгать тыңлаулары оештырылачак. Казанлылар бу уңайдан үзләренең фикерләрен әйтә ала. Тема - Югарытизлекле магистральнең тирә-юнь мохиткә тәэсире. Материаллар белән «Скоростные магистрали» сайтында һәм мэрия порталында алдан ук танышырга була. Казанда ­документларны «Казан-2» тимер юл вокзалы бинасында да карарга мөмкин. Кабул итүләр 14 майдан 13 июньгә кадәр 10.00-18.00 сәгатьләрдә үткәреләчәк.
Җәмәгать тыңлаулары «Казан» милли мәдәният үзәгендә 14 июньдә 16.00 сәгатькә билгеләнгән. Җәмәгать тыңлауларыннан соң казанлылар үзләренең тәкъдимнәрен ovosvsm@mosgiprotrans.ru электрон почтасына җибәрә ала.
Мәскәү-Казан югары­тиз­лек­ле магистраленең озын­лыгы 770 километрны тәшкил итәчәк. Магистральдә 50-70 километр саен тукталыш исәпләнелгән. Казаннан Мәскәүгә өч сәгать ярымда барып җитеп булачак. Хәзергә гадәти поездларда моның өчен 14 сәгать вакыт кирәк. Проектны гамәлгә ашыруда Кытай да катнашачак. Киләчәктә Мәскәү-Казан трассасы Мәскәү-Пекин югарытизлекле магистральнең бер өлеше булыр дип фаразланыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading