16+

МХОда катнашучылар өчен реабилитация чаралары бирү тәртибе гадиләштерелде

Россия хөкүмәте махсус операциядә катнашучыларга реабилитация чаралары бирү тәртибен гадиләштерде.

Россия хөкүмәте махсус операциядә катнашучыларга реабилитация чаралары бирү тәртибен гадиләштерде.

Тернәкләндерү чараларын сатып алу өчен бирелә торган электрон сертификатларны гариза бирмичә дә рәсмиләштереп булачак. Бу хакта Министрлар Кабинеты сайтында хәбәр ителә. Бу хакта "Ведомости" хәбәр итә. 

"Шул ук вакытта махсус хәрби операциядә катнашучылар, элеккечә, электрон сертификаттан баш тарта һәм социаль фонд бүлекчәсендә реабилитация чараларын ала яки аларны үзләре сатып алып, ә аннары моның өчен компенсация алырга хокуклы", – дип төгәлләштерелә хәбәрдә.

2023 елның декабрендә Россия Хөкүмәте инвалидларны техник реабилитация чаралары белән тәэмин итүгә резерв фондыннан 1,6 млрд. сум акча бүлеп бирде, мәсәлән, ишетү аппаратлары, коляскалар, сөйләм синтезаторлары, протезлар, ортезлар һәм башка әйберләр.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading