16+

Нишләргә? Visa һәм Mastercard карталарына ия булучылар өчен яңалык

Visa һәм Mastercard карталары буенча чит илләрдә банк операцияләрен башкарып булмый дип кисәтәләр.

Visa һәм Mastercard карталары буенча чит илләрдә банк операцияләрен башкарып булмый дип кисәтәләр.

Россия банклары чыгарган Visa һәм Mastercard халыкара түләү системаларының барлык карталары Россия территориясендә аларның гамәлдә булу вакыты чыкканчы гадәти режимда эшләүләрен дәвам итәчәк. Бу хакта Россия Банкы хәбәр итте. 
Алар буенча операцияләр ил эчендә түләү карталарының илкүләм системасында эшкәртелә, һәм  аларга санкцияләр йогынты ясамый. Мондый карталарга беркетелгән счетларда клиентларның акчалары тулысынча саклана һәм һәркем файдалана ала. Россиядә бу карталарга ия булучылар банкоматлардан акча ала, карталар белән түли, картадан картага күчерә алачак. Шул ук вакытта Үзәк банкта Visa һәм Mastercard карталары буенча чит илләрдә банк операцияләрен башкарып булмый дип кисәтәләр.
"Мир" карталары кайбер илләрдә (Төркия, Вьетнам, Армения, Белоруссия, Кыргызстан, Таҗикстан, Казахстан, Абхазия) кулланылачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading