16+

Норлатлылар төнгә кадәр бәйрәм итте (+ фото)

Яшел Үзән районының Норлат авылында авыл көннәре гөрләде. Әлеге бәйрәмне моннан берничә ел элек оештыра башлаганнар иде.

Яшел Үзән районының Норлат авылында авыл көннәре гөрләде. Әлеге бәйрәмне моннан берничә ел элек оештыра башлаганнар иде.

Авыл бәйрәме элек-электән халыкны берләштерә, күптән күрешмәгәннәрне очраштыра торган чара бит. Быелгы бәйрәм бик күтәренке рухта узды. Яшел Үзән хакимиятеннән дә вәкилләр килгән иде. Алар норлатлыларга куанычлы хәбәр җиткерделәр: киләсе елга авылда яңа мәдәният йорты төзелә башлаячак. Норлат халкы әлеге яңалыкны бик шатланып кабул итте. Клуб янында авыл халкы ял итә алсын өчен заманча парк та булдырылачак, ди. Бәйрәмдә "Шәһри Казан" газетасының 25 еллыгы да искәртелеп узды. Норлатта укучыларыбыз шактый. Без исә үз чиратыбызда, кечкенә генә бәйге дә уздырдык. Газета битләреннән без әйткән җөмләне тапкан кешегә истәлекле бүләкләр тапшырдык. Җиңүчебез Розалия апа Ибраһимова булды. Ул китапханәче булып эшли.

"Бакчабыз хәзинәләре" дигән почмакта кешеләр үзләре үстергән гадәти булмаган яшелчәләрне алып килгәннәр. Зур гына кабаклар, йөрәк формасында кәкрәеп үскән кабакчыклар да бар монда. Катнашучыларның барысына да бүләкләр тапшырылды.
Бәйрәмдә төрле бәйгеләр концерт программасы белән үрелеп барды. Авыл төнгә кадәр бәйрәм итте. Бәйрәм салют белән тәмамланды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading