16+

Новопольский халкының бәрәңге бакчасын кабаннар баскан

Авылдан апам шалтырата. Яшел Үзән районының Новопольский авылы халкы кабан дуңгызларыннан иза чигә, ди. Раифа урманнарындагы кабаннар бакчаларга кереп авыл халкының бәрәңге буразналарын ботарлый икән.

Халык исә нишләргә дә белми, кабаннарны атарга да ярамый, ди. Чөнки Раифа урманы Идел-буе Кама тыюлыгы булып санала. Кабан дуңгызлары авылга кич белән килә икән. Көчле тавышлар чыгарып, мыркылдап йөриләр, ди. Кабаннардан зыян күргән халык, бәрәңгесез калабыз дип борчыла. Кыргый хайваннарны куркытыр өчен алар бакчаларда карачкылар да ясап караганнар, кабаннарны петарда шартлатып та куып карыйлар, ди. Җирле халык ярдәм сорап Идел буе Кама тыюлыгының директорына да мөрәҗәгать итеп караган. Җитәкчелек исә халыкка бакчаларын рәшәткә белән әйләндереп алырга киңәш иткән. Ә менә карачкы кабаннарны бөтенләй куркытмый икән, кабаннарның күзе начар күрә, ди.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading