16+

Парклар төзекләндергәндә Бразилия тәҗрибәсен кулланулары да бар

Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Бразилиянең Сан-Паулу шәһәренә эш визиты кысаларында Ибирапуэра паркын карады.

Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Бразилиянең Сан-Паулу шәһәренә эш визиты кысаларында Ибирапуэра паркын карады.

Ибирапуэра Сан-Паулудагы иң зур икенче парк булып санала. Территориясе 140 гектар мәйданны били. Биредә берничә музей, күргәзмә үзәге, планетарий, астрофизика мәктәбе һәм администрация бинасы урнашкан. Ибирапуэра - шәһәрдә иң популяр урын, дип белдергәннәр Рөстәм Миңнехановка. Биредә спорт-күңел ачу хезмәтләренең тулы комплексы тәкъдим ителгән: велосипед юллары, балалар һәм спорт мәйданнары, яшел зоналар һәм җәмәгать туклану урыннары. Моннан тыш, парк шәһәрлеләрнең җәмгыяви тормыш үзәге булып тора, конференция үзәкләрендә һәм музейларда төрле күргәзмәләр һәм башка чаралар уза. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Бразилия архитекторлары һәм дизайнерларының күп кенә тәҗрибәләре Татарстанда парк һәм скверларны үстерүдә кулланылырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading