16+

Помидор яман шештән саклыймы?

Помидорның нинди үзлекләре бар?

Помидорның нинди үзлекләре бар?

«О самом главном» тапшыруы эфирында Александр Мясников белән биология фәннәре кандидаты Екатерина Баранова кайсы помидорларның кайсы төре файдалы булуы, аларның яман шештән саклый алуы һәм подагра авыруы булганда ашарга ярыймы-юкмы икәнлеге турында сөйләгән.

Күп ашарга ярамый
Күпләр помидор ташларны кузгата һәм подагра булган хәлне катлауландыра дип борчыла. "Кызганычка каршы, әйе, бик мөмкин. Күпчелек томатларның яфракларында да, җимешләрендә дә оксалатлар (тоз һәм кузгалак кислотасының эфирлары) бар. Һәм алар буыннарда һәм башка органнарда тупланырга мөмкин. Шуңа күрә мондый авырулары булган кешеләргә помидор ашауны чикләргә кирәк. Әмма шуны аңларга кирәк, сәламәт кешегә дә көненә 200 граммнан артык помидор ашарга киңәш ителми", – дип аңлаткан биолог.

Помидор яман шеш булу куркынычын киметәме? 
Әйе, киметә, һәм бу фәнни яктан исбатланган, дип билгеләп үтәләр Мясников белән Баранова. Сүз махсус матдәләр – ликопеннар турында бара. Бу яктан караңгы төстәге һәм шәмәхә помидорлар файдалы, аларның тышы кызгылт-сары булып, куе шәмәхә рәсем төшкән кебек. "Аларда яман шеш үсеше куркынычын якынча 30 процентка киметергә ярдәм итә торган матдәләр бар. Ә терметик эшкәрткәндә, мәсәлән, кыздырганда яки пешергәндә мондый матдәләрнең үзләренең концентрациясен арттыра", – дип аңлата Баранова.

Шуны да истә тоту мөһим, помидорны чи килеш көндез ашау яхшырак, кичен ашаганда эч күперергә мөмкин. Әгәр алар эшкәртелгәннәр, әйтик, пешерелгән булса, кичен дә ашарга була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading