16+

Путин Казанны мактады

2019 елда Казанда узачак “WorldSkills” эшче һөнәрләр дөнья чемпионаты өчен 27 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк. Бу хакта Россия мәгариф министры Ольга Васильева Россия Президенты Владимир Путинның хакимият җитәкчеләре белән очрашуы вакытында хәбәр итте.

– 2016 елдан профессиональ техник белемне үстерү һәм чемпионатка команда әзерләү өчен ил бюджетыннан 27 миллиард 300 миллион сум акча бүлеп бирелде. 1 миллиард 300 сум бары тик эш корылмалары өчен генә тотылды. Чемпионат тәмамлангач әлеге корылмалар 2019-2021 елларда чемпионат кабул итүче шәһәрләргә юнәлтеләчәк, - диде министр.
 
Хәзерге вакытта 64 ил чемпионатта катнашу теләге белдергән инде. Барлыгы 1,6 мең конкурсант килер дип көтелә. Алар безнең илгә визасыз керә алачак.
-Мондый төр чаралар уздыруда Казанның тәҗрибәсе зур. Аларга ярдәм кулы сузарга да кирәк, - дигән Татарстан башкаласын мактап Владимир Путин.

«WorldSkills» дөнья чемпионаты Казанда 29 август - 3 сентябрь аралыгында узачак. Әлеге хокукны без 2015 елда Сан-Паулу шәһәрендә Парижны узып оттык.  

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading