16+

Республикада сайлаучыларның 57,7 проценты тавыш биргән

15.00 сәгатькә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда 1 млн 677 меңнән артык кеше тавыш биргән.

15.00 сәгатькә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда 1 млн 677 меңнән артык кеше тавыш биргән.

Сан республикадагы барлык сайлаучыларның 57,7процентын тәшкил итә.
Бу хакта Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин хәбәр итте.
- Узган ел Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар вакытында сәгать өчкә сайлаучыларның 54,2 проценты тавыш биргән иде. Быелгы нәтиҗәләр былтыргы
белән чагыштырганда яхшырак. Иң актив район - Әтнә, анда инде 93 процент халык тавышын бирергә өлгергән, - диде Әгъзам Гобәйдуллин.
Казанның Авиатөзелеш районында - 49,5 процент, Вахитов районында - 51,5 процент, Идел буе районында - 50 процентка якын, Совет районында -
42,8 процент кеше тавыш биргән.
Иң өлгер районнар исемлегендә Кайбыч та бар. Анда 94,4 процент кеше сайлауга килгән.
- Халык актив. Моңа эшне дөрес оештыру, һава торышының яхшы булуы да
тәэсир итә, - диде Әгъзам Гобәйдуллин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading