16+

Рифат Ганибаев: "Татарстандагы социаль юнәлеш алга таба да сакланырга тиеш"

Татарстанда 300 меңнән артык физик мөмкинлекләре чикләнгән сайлаучы теркәлгән.

Татарстанда 300 меңнән артык физик мөмкинлекләре чикләнгән сайлаучы теркәлгән.

Татарстанда мондый кешеләргә үз гражданлык позицияләрен белдерү өчен барлык шартлар да тудырылган дип саный, Татарстан Дәүләт Советының бишенче чакырылыш депутаты, Татарстан инвалидлар җәмгыяте рәисе Рифат Ганибаев. Татарстанда күзләре күрмәгән 9 мең инвалид өчен сайлаулар турында мәгълүмат бирә торган махсус Брайль битендә текстлар бастырылган. Инвалидлар арбасында килүчеләргә участокларда махсус кабинетлар
каралган.

- Уңайлы мохитне тудыру гына түгел, аны дөрес юнәлештә эшләтү - менә төп бурыч нәрсәдә. Бу бурычны республикада инде берничә ел тормышка ашыралар. Объектларны куллануга тапшырыр алдыннан эспертлар белән киңәшләшәләр, инвалидларның үзләре белән тестлар уздыралар. Аларның
фикерләрен исәпкә алалар. Киләчәктә дәүләт объектларын гына түгел, шәхси оешмаларны да уңайлы итү перспективада, - ди депутат. Татарстандагы
социаль юнәлеш алга таба да сакланырга тиеш, дип искәртте ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading