16+

Россия ислам институты Габдулла Тукай туган көненә багышланган конкурс уздыра

Россия ислам институты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белән берлектә, Татарстан дини уку йортлары студентлары арасында бөек татар шагыйре Габдулла Тукай туган көненә багышланган конкурс уздыра.

Бәйге татарча оста вәгазь уку, сәнгатьле итеп шигырь сөйләү, Тукай шигырьләрен яисә алардан өзекләрне каллиграфик гарәп хәрефләре белән язу, шагыйрьнең шигырьләрен гарәп, төрек, инглиз телләренә тәрҗемә итү номинацияләре буенча үткәрелә.

Россия ислам институты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, конкурс ике этапта оештырыла. Аның 29 февральгәчә дәвам итәчәк беренче этабында каллиграфия һәм тәрҗемә эшләре tatarkonkurs@mail.ru. электрон адресына кабул ителә. Татарча вәгазь һәм шигырь укучылар 31 мартка кадәр теркәлә ала. Апрель аенда булачак икенче этапта татарча вәгазь һәм шигырь укучылар чыгыш ясар, конкурска гомуми йомгак ясалыр дип көтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading