16+

Россиядә беренче сатучысыз “гадел” кибет ачылган

Хакасиянең Таштып авылында ачылган кибеттә сатучы да, кассирлар да юк. Урлаучы да юк! Шуңа да ипи кибетен авыл халкы "гадел" кибет дип атаган, дип яза "Комсомольская правда".

Хакасиянең Таштып авылында ачылган кибеттә сатучы да, кассирлар да юк. Урлаучы да юк! Шуңа да ипи кибетен авыл халкы "гадел" кибет дип атаган, дип яза "Комсомольская правда".

Ипине бирегә көненә ике-өч тапкыр китерәләр икән. Витринага аның хуҗасы Александр Исаков "Үзеңә-үзең хезмәт күрсәтү" дип язып куйган. Касса урынына акча калдырыр өчен тартмачык куйган ди. Исаков әлеге кибетне таныш полицейские белән сөйләшкәннән соң ачкан. Соңгысы, безнең халыкка ышанып булмый, дип әйтергә яраткан. Шуннан соң Исаков кибет ачып, видеокамера урныштырырга булган. Полицейскийның гаҗәпләнүенә каршы, ипи өчен акчаны караклык өчен төрмәдә утырып кайткан кешеләр дә калдырган.

Кибет хуҗасының әйтүенчә, кайвакыт тартмачыктагы акча тиеш булганнан да артыграк була икән. Сатып алучылар чәйлек тә калдыралар ди.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading